Казанда дүшәмбедән җылыту сезоны башланачак

Казанда җылыту сезоны 29 сентябрьдә башлана. Тиешле боерыкны шәһәр мэры Илсур Метшин имзалады, дип хәбәр итә мэриянең матбугат үзәге.

Синоптиклар фаразлавынча, 24 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр уртача тәүлеклек һава температурасы +8,5°С тәшкил итәчәк, бу тиешле +8°С нормадан югарырак.

Шуңа да карамастан, салкын төннәр һәм социаль учреждениеләр җитәкчеләреннән килгән гаризалар аркасында җылытуны вакытыннан алда башларга карар кылынган.

Үзәкләштерелгән җылылык белән 5562 күпфатирлы йорт һәм 876 социаль объект, шул исәптән 656 мәгариф һәм 110 медицина учреждениесе тәэмин ителәчәк. Кулланучыларга һәм җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларга җылылык режимын җайга салу өчен ике-өч атна вакыт кирәк булачак.

22 сентябрьдән учреждение җитәкчеләре гаризалары буенча 17 мәгариф һәм 8 медицина объектына җылылык бирелгән дә инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре