Турнирның төп максаты – физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; катнашучыларның һәм судьяларның осталык дәрәҗәсен арттыру; яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
Чемпионат «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында ачылачак. Аның күпсанлы спортчылары ислам илләреннән киләчәк. Мисал өчен, 2026 елның 5 нче октябренә булган мәгълүматларга караганда, ярышларда Россия, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания Абхазия, Әрмәнстаннан джитсерлар – барлыгы 1000 нән артык көрәшче катнашачак. Спортчыларның шактый өлеше – Россия төбәкләреннән килгән, шул исәптән, Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә узачак, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә өстәлгән.
Чемпионат «Ак барс» Көрәш сараенда (Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан ур., 1г) узачак. Турнирның рәсми ачылышы – 10 октябрьдә 8:40 сәгатьтә. Көрәшләр 9:00 сәгатьтә башлана. Моннан тыш, чемпионат кысаларында 11 октябрьдә 19:00 сәгатьтә TWW TEAM FIGHTS KAZAN, TWW SUPER FIGHT 7 һәм TWW JUNIOR 12 категорияләрендә команда очрашулары узачак.
Ярышларның барлык шартлары белән https://smoothcomp.com/ru/event/33519 сылтамасы аша узып танышырга мөмкин.
Белешмә: Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961-23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022 елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.
Фикер өстәү
Фикерегез