Газетага язылу
  • Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Казанда Эчке эшләр министры кубогына волейбол турниры башланды

Заманында Татарстанның Эчке эшләр министры Салих Япеев истәлегенә волейбол турниры быел 21 нче мәртәбә уздырыла. Ярышта “Динамо” спорт җәмгыяте һәм хокук саклау органнары ветераннары катнаша. Быел Казанга Россиянең 11 төбәгеннән һәм Таҗикстан Республикасыннан спортчылар җыелды.

Казанда Эчке эшләр министры кубогына волейбол турниры башланды

XXI Бөтенроссия волейбол ярышы милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә уза. Ул чирек гасыр дәвамында Татарстан АССРның Эчке эшләр министрлыгын һәм "Динамо" спорт җәмгыятен җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә республика милициясе илдә иң яхшылардан булып саналды, ә ведомство базасында спорт, аерым алганда, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте үсешенә зур игътибар бирелде. Легендар шәхес истәлегенә ярышлар Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, ул вакыттагы Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән оештырыла башлый. Турнирның максаты – волейболны популярлаштыру, ветераннар спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия төбәкләренең хокук саклау органнары арасында дуслык элемтәләрен ныгыту.


– Эчке эшләр органнары ветераннары, инде лаеклы ялга киткән хезмәттәшләребез өчен бу – бәйрәм, – дип сәламләде ачылыш вакытында катнашучыларны Әсгать Сәфәров. – Спорт бәйрәме, коллегалары, дуслары белән аралаша, очраша торган бәйрәм. Һәм, әлбәттә, үзләрен, җитезлекләрен, дәрт-дәрманнарын күрсәтү мөмкинлеге. Киеренкелеге буенча бу турнир яшьләрнекеннән һич калышмый, хәтта кайвакыт югарырак та буладыр. Монда хисләр ялкыны дөрли! Бәлки безнең ветераннар яшьләр кебек югары сикерми, көчле итеп сукмый торгандыр, әмма ярышның мохите күпкә кадерлерәк һәм мөһимрәк.


Ярышларның тәүге уены Татарстан белән Ульяновск өлкәсе командалары арасында булды. Хуҗалар беренче уенда ук җиңү яулап кубокны җиңүгә әзерлекләрен күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, турнир тарихында Татарстанның «Динамо-МВД» командасы 14 тапкыр җиңүгә ирешкән. 2 тапкыр чемпионлыкка Самара өлкәсе динамовчылары лаек була. Оренбург өлкәсе, ФСБ РФ («Отдушина»), Яр Чаллы һәм Пермь крае «Динамо» командалары берәр тапкыр кубокны оталар.


Быелгы ярышта катнашучы командалар: Ульяновск, Самара, Киров, Свердловск өлкәләре, Марий Эл, Чуашстан, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары, "Динамо-32" ФСИН (Россия) һәм Таҗикстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының "Динамо"сы.


Ярымфинал уеннары – 19 ноябрьдә, ә хәлиткеч очрашулар 20 ноябрьдә "Динамо" спорт комплексында узачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре