Казанда экскаваторның өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерү мизгелләре сурәтләнгән видео пәйда булган

Бүген иртән Казанда – Зорге һәм Даурия урамнары чатында экскаватор юл аша светофорның яшел утына чыгып килүче 76 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз шундук җан тәслим кылган. Грейдер йөртүче, туктамыйча, җәяүлегә беренче ярдәм күрсәтмичә, китеп барган.
Экскаватор йөртүченең Лаеш районыннан 32 яшьлек ир-ат икәнлеге ачыкланган. Ул техниканы төзелеш территориясенә китергәндә шундый фаҗига китереп чыгарган. Җинаять эше кузгатылган. Йөртүче тоткарланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре