Белгечләр фикеренчә, Казанда кредитка бер бүлмәле фатир сатып алу очрагында айлык түләү бүгенге 96,7 мең сум урынына 75,7 мең сумга калырга мөмкин. Шул рәвешле ипотека түләвенең 21,7 процентка кимүе бар. һәм бу “миллионер” шәһәрләр арасында иң сизелерлек кимү булыр кебек.
Тулаем алганда, Россиянең зур шәһәрләрендә яңа ипотека буенча айлык уртача түләү 16 мең сумга арзанаеп, аена 57,9 мең сум калырга мөмкин. Мәскәүдә түләүнең иң күпкә – 44,5 мең сумга кимүе күздә тотыла. Санкт-Петербургта исә – 25,3 мең сумга. Каәаннан тыш, Түбән Новгородта түләүнең нык кимүе көтелә.
Белгечләр түләүләрнең азаю ихтималын Россия Финанс министрлыгы фаразларыннан чыгып аңлата. Фаразлар буенча, 2026 елда базар ипотекасы буенча ставкалар 5 процентка кимеп, бүгенге 21 проценттан 16 процентка калачак. Мондый очракта, торак бәясе үзгәрмәсә дә, кредит түләү чыгымы байтак ук кимиячәк.
Көтелгән ставкаларны икенчел базарда 35 кв.метр мәйдандагы бер бүлмәле фатир өчен (беренчел кертем – 20 процент) исәпләп чыгарганнар.
Шул ук вакытта Дәүләт Думасында Үзәк Банк төп ставканы алга таба киметкән очракта 2026 елда ипотека процентының 12 процентка калу ихтималын күздә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез