Казанда “Ел студенты-2022” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Пирамида” концертлар залында “Татарстанның Ел студенты-2022” студентлар премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел ул 18 нче мәртәбә үткәрелде.

Гран-при иясе булып Казан федераль университеты студенты Никита Лихачев танылды. Ул дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булды.
Катнашучыларны Татарстан Премьер– министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.
- Татарстан - Россиянең динамик рәвештә үсә торган иң алга киткән төбәге, һәм бу безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе дә. Үзегезнең уникаль, бик сәләтле һәм яхшы киләчәк булдырачак студентлар икәнегезне исегездә тотыгыз!, - диде ул.

Конкурста катнашырга 435 студент теләк белдергән. Быел премияне 19 юнәлеш буенча тапшырдылар. Алар арасында студентлар, студент оешмалары һәм клублары өчен дә бүләкләр бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре