Газетага язылу

Казанда эшләүче ир-атларның 49% декрет ялына чыгарга әзер булуларын белдергән

Казанда эшләүче ир-атларның 49% хатыннары урынына декрет ялына чыгарга әзер булуларын белдерә, дип яза «SuperJob».

«SuperJob» үткәргән сораштыруда (үткәрү вакыты: бу елның 2 март 16 апрель) Казанда эшләүче, өйләнгән һәм бала планлаштыручы ир-атлар, шулай ук эш бирүчеләр катнашкан.

Бүген ир-атларның 30% кирәк булса, хатыннары урынына бала карау ялына чыгарга тулысынча әзер, тагын 19% бераз әзер булуын әйткән. 27% катгый каршы, ә күбрәк риза булмаучылар өлеше 24% тәшкил итә. Шулай итеп, тискәре җавапларның гомуми өлеше (декрет ялына чыгуны тулысынча яки мөмкин булганча теләмәү) 51% тәшкил итә.

Эш бирүчеләр вәкилләре үткәргән сораштыруга караганда, узган ел ир-атларның бала карау ялына чыгу очраклары 16% компаниядә теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре