Казанда эшмәкәрләр өчен түләүсез укыту семинарлары уздырылачак

Татарстан эшмәкәрләре өчен өч бушлай укыту семинары үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы.

Дәресләр Петербург урамы, 28нче йортта узачак. Алар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.

Беренче дәрес иртәгә, 15 апрельдә, иртәнге сәгать 10да узачак. Катнашучыларга гадәтләрнең бизнестагы уңышларга, карар кабул итү сыйфатына йогынтысы турында сөйләячәкләр.

Икенче көнне 16.00 сәгатьтә эксперт эшмәкәрләргә бизнесның масштаблаштыруга әзерлеген ничек тикшерергә һәм беренче сатуларны ничек ясарга кирәклеген аңлатачак.

18 апрельдә иртәнге сәгать 10да эшмәкәрләр өчен бизнес-психолог керем үсеше һәм бизнесны масштаблау серләре, бизнеста амбицияләрне аңлау һәм күрсәтү турында сөйләячәк.

Семинарларда катнашу өчен МСП цифрлы платформасында теркәлергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре