Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 14 ел тулды. Бу хакта ТР Диния нәзәрәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәдән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелды, Коръән укып, аның рухына дога кылдылар.
Аннары Апанай мәдрәсәсе бинасында Вәлиулла хәзрәт истәлегенә багышланган чара «Татар халкының рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә Вәлиулла хәзрәт Якуповның керткән өлеше» темасына фәнни-гамәли конференция белән дәвам итте. Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм татар дин галиме Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулу кысаларында, «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» елы уңаеннан үткәрелде. Оештыручылар – Апанай мәчете һәм Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге».
Конференциядә Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар-мөселман үзенчәлекләрен саклауда һәм үстерүдә әһәмиятле роле турында сөйләштеләр.
Катнашучылар арасында галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, «Иман» нәшрияты, Апанай мәчете, Болгар ислам академиясе һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе вәкилләре бар иде. Вәлиулла хәзрәт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче җитәкчесе булган.
Чарада катнашучылар Вәлиулла хәзрәт турында истәлекләре белән уртаклашты һәм аның мирасын саклау һәм өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Конференция кысаларында «Иман» нәшрияты тарафыннан шәкертләр өчен нәшер ителгән әхлак китабы тәкъдим ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез