Казанда бер бүлмәле фатирга ипотека түләве аена уртача 94,3 мең сум тәшкил итә. Әлеге сумма айлык аренда түләвеннән (30 мең сумга якын) 3,1 тапкыр зуррак булып чыга.
РБК «Татарстан» хәбәренә караганда, ипотека һәм аренда түләве арасындагы аерма буенча Казан Мәскәү белән бер дәрәҗәдә. Ил башкаласында 14,1 миллион сумлык бер бүлмәле фатир алган кешегә ай саен 187,2 мең сум түләп барырга туры килә. Аренда бәясе исә уртача 60 мең сум.
Республикада быел беренче яртыеллыкта бирелгән ипотека саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 59 процентка кимрәк булган. Барлыгы 49,7 миллиард сумлык 11,3 мең чамасы ипотека бирелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез