Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруда 1133 машина һәм 655 юл эшчесе катнашкан иде.
ТР башкаласы урамнарыннан 27,3 мең тонна кар чыгарылган, юлларны һәм тротуарларны эшкәртүгә 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал (555 тонна реагент һәм 794 тонна ком-тоз катнашмасы) тотылган. Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуда 637 берәмлек техника һәм 556 юл эшчесе катнаша, дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Гомумән алганда, кышкы сезон башыннан Татарстан башкаласыннан 808,1 мең тонна кар чыгарылган. Шушы вакыт эчендә 49,1 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган. Юлларны һәм тротуарларны җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне Казанда яшәүчеләр @kznhelpbot Telegram-ботына яисә 8 (843) 222-72-22 – гомумшәһәр территорияләре һәм 8 (843) 236-4-123 – ишегаллары телефоннары буенча җибәрә алалар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез