2026 елның 27 мартыннан Казанда Юлиус Фучик урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә каплыйлар, дип хәбәр итә Казан мэриясендә.
Чикләүләр 94нче йорттан алып Чингиз Айтматов урамындагы юл өлешенә кадәр 2027 елның 3 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Моның сәбәбе - Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзү.
Метроның яңа линиясендә эшләр бер үк вакытта барлык станцияләрдә дә бара. Бүгенге көндә икенче линиянең беренче участогы яртылаш диярлек әзер - төзелеш 46%ка үтәлгән. Фучик урамы актив төзелеш зонасында булды.
Бу маршруттан файдалануга күнеккән машина йөртүчеләргә әйләнгеч юлларны алдан ук уйлап куярга кирәк. Төзелеш һәм ремонт эшләренә бәйле рәвештә хәрәкәтнең барлык чикләүләре турында актуаль мәгълүмат Казан мэриясе сайтындагы махсус бүлектә бастырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез