Казанда гаилә һәм туй йолалары турында күргәзмә ачылган

Казанда Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында “Нәсел. Нигез. Йола.” күргәзмәсе ачылган. Ул “Демография” һәм “Мәдәният” илкүләм проектлары максаты һәм бурычларына туры килә. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

“Әлеге күргәзмә Татарстанда Гаилә елына багышланган чараларны дәвам итә. Экспозиция гаилә темасының никадәр киңкырлы булуын күрсәтә. Тәкъдим ителгән әйберләргә игътибар белән карагыз әле. Алар кул эшләре, чигү, тире мозаикасы сәнгатенең бүгенгә кадәр буыннан-буынга кадерләп тапшырылып килүен дәлилли”, – дип сөйләп үткән республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Экспозиция XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар гаиләсе, нәсел һәм туй йолалары темаларына багышланган. Күргәзмә бирегә килүчеләр үзләрен чын мәгънәсендә татар туенда булгандай хис итәрлек итеп оештырылган. Экспозиция музейның ике залында урнашкан. Кунаклар яшь гаилә парының туй фотопортретын күрә алачак. Рәсемнәрдә шулай ук туйның һәм булачак гаилә тормышының төп вакыйгалары сурәтләнгән. Моннан тыш чарада ювелир әйберләре, тире мозаикасы үрнәкләре, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы фотосурәтләр тәкъдим ителгән.

“Күргәзмәнең төп өлешен сынлы сәнгать музееның бай коллекциясеннән төрле ядкәрләр тәшкил итә. Борынгы ювелир әйберләрен, тарихи шамаилләрне шундый ук музей хезмәткәрләре 30-40 ел элегрәк этнографик экспедицияләрдән алып кайткан”, – ди проект җитәкчесе, музей директоры Розалия Нургалиева.

Күргәзмә эшләгәндә, залларда татарларның декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган лекторий булдырылачак. Галереядә халыкның социаль яктан аз якланылган катлаулары өчен, тегүдән алып, курчаклар, керамик уенчыклар эшләүгә кадәр, мастер-класслар да үткәреләчәк. Барлыгы 12 дәрес уздырылачак. Күргәзмә 15 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Демография” илкүләм проектының төп максатлары арасында – балалы гаиләләргә ярдәм итү, гомер озынлыгын арттыру, эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем-китем күрсәткечен киметү, җәмгыятьтә сәламәт тормыш рәвеше культурасын булдыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч бирү. “Мәдәният” илкүләм проектының төп максаты – халыкка мәдәни байлыклардан күбрәк файдалану, бөтен ил күләмендә мәдәни кыйммәтләрне булдыруда катнашу мөмкинлеген тудыру. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре