Газетага язылу

Казанда грипп йоктырып авыручылар саны арткан

Казанда сентябрь башыннан Сулыш тын юллары ялкынсыну һәм грипп белән авыручылар саны арткан.

Соңгы ике атнада 12,8 мең очрак теркәлгән. Авырулар күбесенчә өлкәннәр хисабына арта. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләде. 

– Сәламәт тәндә-сәламәт рух. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, үзегезнең һәм хезмәттәшләрегезнең сәламәтлеген кайгыртыгыз. Гриппка каршы бушлай вакцинация – саклануның гади һәм нәтиҗәле ысулы, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. 

Илназ Әхмәдиев сүзләренчә, авыруның сезонлы үсеше фонында шәһәрдә прививка кампаниясе дәвам итә. Иммунитетка ирешү өчен Казанда яшәүче 800 меңгә якын кешегә, шул исәптән 204,5 мең балага вакцина ясатырга кирәк. Шәһәрнең медицина оешмаларына 230 мең дозадан артык вакцина кайтарылган. Алар арасында – «Совигрипп», «Флю-м», «Утрикс квадри» бар. Препаратлар үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган һәм халыкара стандартларга җавап бирә. Бүгенге көндә 120 мең казанлы прививка ясаган, шуларның 31 меңе – балалар. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә яшәүчеләр өчен мобиль вакцинация пунктлары оештырылды. 18-20 сентябрьдә сайлау участокларында 88 мобиль прививка бригадасы эшләгән. Бу вакыт эчендә вакцинацияне 8 меңнән артык кеше узган. Тагын 9 меңгә якын казанлы 24 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр метро станцияләре янында эшләгән биш вакцинация пунктында прививка ясаган.

Казанның медицина оешмаларында эпидемиологик хәл начарайган очракта госпиталь базасының әзерлеге тулысынча тәэмин ителгән. 

- ОРВИның беренче симптомнары булганда белгечләр халыкка өйдән чыкмаска, табиб чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалаудан баш тартырга киңәш итә. Грипп йоктыру куркынычы зур булган төркемнәргә укучылар һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, шулай ук эшчәнлек төрләре буенча күп санлы кешеләр белән аралашучы башка затлар керә. Гриппка каршы прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада алдан язылмыйча гына бушлай ясап була. Форсаттан файдаланып, предприятие һәм оешма җитәкчеләреннән хезмәткәрләргә вакцинация ясатуны контрольгә алуларын сорыйм, – диде Илназ Әхмәдиев. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре