Казанда гыйбадәтханә каршында урындыкта утырган үле хатын-кызны тапканнар (ВИДЕО)

Сафиуллин урамында Изге Ана иконасы чиркәве каршында үле гәүдә табалар. Үлгән хатын урындыкта утырган. Кадрларны шаһитлар “Татарстан 24” редакциясенә юллаганнар.

Хатын-кызның үлем сәбәбе тәгаенләнә. Үлгән кешенең шәхесе дә әлегә билгеле түгел. Урында полиция хезмәткәрләре, кинологлар һәм криминалистлар эшли.

https://kazanfirst.ru/storage/post/August2020/RkcbqcjZxhN3hZP0RFLP.mp4

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре