Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә ифтарлар узачак мәчетләр ИСЕМЛЕГЕ

28 февральдә – кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. 1 мартта барлык мөселманнар беренче көн ураза тота. Сезнең игътибарга Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итәбез, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ифтарлар Казанның 47 мәчетендә узачак. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган гадәтне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештырачак.

Ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру мөмкинлеге дә бар. Чөнки изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», - дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссаләм) хәдисендә.

Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала. Ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге тулыланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре