Газетага язылу

Казанда ягулык белән бәйле вәзгыять җәмәгать транспорты эшенә йогынты ясамаган

Казанда ягулык белән бәйле вәзгыять җәмәгать транспорты эшенә йогынты ясамаган. Шәһәр хакимияте «ТАИФ» компанияләр төркеме белән берлектә логистиканы үзгәртеп корган һәм автобуслар, шәһәр хезмәтләре техникасы өчен ягулык салуны оештырган.

Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

Аның сүзләренчә, көн саен Казан маршрутларына 615 автобус чыга. Аларның 60 проценты газ-мотор ягулыгында эшли, шуңа күрә аларга ягулык салу белән проблемалар килеп чыкмады.

- Калган автобуслар өчен шәһәр хакимияте мөрәҗәгате буенча «ТАИФ» компанияләр төркеме аерым ягулык салу станциясе бүлеп бирде. Шуннан соң анда автобуслар һәм шәһәр хезмәтләре техникасы ягулык сала башлады, бу аларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, -диде Шакиров. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин үз чиратында, муниципаль предприятиеләр хезмәтләре – башка машина хуҗалары кебек үк бензин һәм дизель ягулыгын кулланучылар, дип белдерде. «Хәзерге шартларда безнең бурыч-шәһәр хуҗалыгының, җәмәгать транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү, шулай ук балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, социаль учреждениеләрне, балалар ял итә торган мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын азык-төлек белән тәэмин итү. Бүгенге көндә бернинди өзеклекләр дә юк. Алга таба да шәһәргә йөкләнгән барлык бурычларны сыйфатлы һәм вакытында башкарачакбыз», - дип билгеләде мэр. Ул «ТАИФ» компанияләр төркеменә эшне оператив оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре