Казанда яман шеш белән авыручылар саны 31%ка арткан

Казанда соңгы 10 елда рак белән авыручылар саны сизелерлек арткан. Үсеш 31% тәшкил итә. Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов сүзләренә сылтама белән kazanfirst.ru басмасы хәбәр итә.

Филатов сүзләренчә, мондый үсеш яман шеш авыруларын баштагы стадиядә яхшы диагностикалау белән аңлатыла. Шулай ук вакытында дәвалау да билгеләнә. Аның сүзләренә караганда, узган елда яман шеш авырулары саны ике мәртәбә арткан — 684 тән 1175 кә кадәр җиткән. Шул ук вакытта 80%ка беренче һәм икенче стадияләрдә диагноз куелган.

Диспансеризация вакытында иң күбе сөт бизләре яман шеше ачыкланган, ә икенче урында — үңәч яман шешләре, өченче урында тире яман шеше тора. Шулай ук Филатов билгеләп үткәнчә, Казанда пациентларның онкологик үлеме соңгы 10 елда 40% ка кимегән. Бу шулай ук иртәрәк һәм вакытында диагностика ясалуын күрсәтә, дигән идарә башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре