Казанда яман шештән интегүче хатын-кызларга ярдәм итү өчен хәйрия ярминкәсе үткәреләчәк

Пәнҗешәмбе – 27 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексының төп павильонында “Онкофеи” дигән хәйрия чарасы узачак. Аны “Без бергә” коммерциясез оешмасы оештырган.

Чарада яман шешкә каршы көрәшүче хатын-кызлар өчен чын мәгънәсендә язгы бәйрәм оештырылачак. Стилистлар, визажист, парикмахер һәм фотографлар аларга төрле образлар тудырырга һәм бушка яңа әйберләр алырга ярдәм итәчәк.

“Без хатын-кызларга, шушы катлаулы чорны уздырып җибәрүдә ярдәм кулы сузарга ниятләп, бушлай тарату өчен своп-маркет оештырабыз”, – дип билгеләп үткән оештыручылар.
Шулай итеп, теләгендә булган барча кеше хатын-кызлар һәм балалар әйберләре, сумка, төрле кирәк-ярак, аяк киеме, бизәнү-ясану әйберләре, шулай ук париклар, мастэктомия аша узганнар өчен сөт бизе экзопротезларын алып килергә мөмкин. Яңа яки кулланылган булса – әйбәт хәлдәге, чиста-пөхтә, тапсыз әйберләр кабул ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре