Казанда Яңа ел чаралары 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк

Казанда Яңа ел уңаеннан чаралар 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр шәһәрнең сигез мәйданчыгында узачак.

Бәйрәмнәр түбәндәге мәйданчыкларда үткәрелә: «Казан» гаилә үзәге территориясе, Иске Татар бистәсе, «Кара күл» паркы, Дәрвишләр скверы, «Наратлык» паркы, «Крылья Советов» паркы, Казан Кремленең ишегалды, шулай ук аерым план буенча «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» парклары.

Шулай ук Казан Башкарма комитеты Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составы да төзелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре