Газетага язылу

Казанда яңа йортларда фатир бәясе төшми башлаган

Июль аенда Казанның яңа төзелгән йортларында квадрат метр бәясе төшүдән туктап, бер урында “таптана” башлаган.

Бер “квадратның” уртача хакы 254 мең сум (алдагы айдагыдан нибары 0,4 процентка зуррак) тәшкил иткән, дип яза “Татар-информ” фатирлар буенча Поиск Яндекс мәгълүматларына таянып. Ләкин фатирның тулы бәясе күбрәккә арткан.

Бер ай эчендә уртача күрсәткеч 2 процентка үсеп, 14 миллион сумга җиткән. Сатуга чыгарыла торган фатирларның уртача мәйданы – 57,5 кв. м. Шул рәвешле Казан яңа төзелгән йортларда торак бәясе буенча иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып кала. Чагыштыру өчен: июль аенда “миллионер” шәһәрләрдә фатирның уртача бәясе 2,5 процентка артып, 10,2 миллион сум тәшкил иткән. Халык саны 500 меңнән артыграк булган шәһәрләр арасында исә уртача күрсәткеч 9 миллион сумга җиткән.

Шул ук вакытта зур шәһәрләрдә квадрат метр хакы фатирның тулы бәясеннән акрынрак үскән. “Миллионер”ларда – аена 1,4 процентка, халык саны 500 меңнән артыграк булган шәһәрләрдә – 1,1 процентка. Казан исә 0,4 процентлы күрсәткече белән  “квадрат” бәясе “таптана” башлаган шәһәрләр арасына эләккән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре