Газетага язылу

Казанда яңа төр трамвай белән троллейбуслар йөри башлаячак

Бүген Казанда яңа төр троллейбус белән трамвай йөри башлады. Яңа троллейбус 1, 5 һәм 8 номерлы, трамвай исә 7 номерлы маршрут буенча сынау узачак.

Әлеге тәҗрибә йомгаклары буенча техникаларны сатып алу турында карар кабул ителәчәк. Линиягә чыгар алдыннан Чиләбедә җитештерелгән түбән идәнле «71-711» трамваен һәм Чаллының «КАМАЗ-62825» троллейбусын Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның җәмәгать транспортыннан көн саен 750 мең пассажир файдалана, шуларның 140 меңе – трамвайда, троллейбуста йөри. Без паркны яңартуга зур игътибар бирәбез. Яңа трамвайда тагы да уңайлы шартлар булдырылган: кондиционерлар куелган, аз хәрәкәтләнүче гражданнар мәнфәгате дә исәпкә алынган, сыйдырышлылыгы яхшы. Шул ук вакытта ул башка төр трамвайлардан җыйнаграк булуы, тизлекне тиз җыюы белән аерылып тора. «Без бәяләмәләрне өйрәнеп, техниканың хәрәкәт вакытында үзен ничек тотачагын карарбыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

«71-711» төрендәге яңа сары трамвай Чиләбенең «Лекат» предприятиесендә җитештерелә. Казан шәһәре беренче сынау мәйданчыгы булачак. Вагон 120 кеше өчен каралган, 32 утыру урыны бар. Салон кондиционер системасы, USB-җайланмалар, видеокүзәтү һәм пассажирларга мәгълүмат бирү өчен мультимедиа экраннары белән җиһазландырылган, дип сөйләде «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Габделхаков.

Вагон өлкән яшьтәге кешеләрнең, коляскада балаларын йөртүче ата-аналарның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, түбән идәнле итеп эшләнгән. Урта ишек турысына транспорт туктагач җиргә төшерелеп куя торган, аннан коляскаларны йөртү максатын күздә тотып аппарель дигән җайланма беркетелгән, трамвайның эчке ягында да, тышында да аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен чакыру төймәләре куелган.

Пассажирлар һәм трамвай йөртүчеләр әйләнә-тирәне яхшы итеп күзәтеп бара алсын өчен әлеге төр транспортта пыяла белән уратып алынган мәйдан өчтән бер өлешкә арттырылган. Вагон Россиядә җитештерелгән дүрт тарту двигателе белән җиһазландырылган. Идарә системасы электр энергиясен 30 процентка кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирә.

Вагон корылмасы алга таба хезмәт күрсәтү өчен җиңелрәк булсын дип уйлап эшләнелгән. Мисалга, пыяла пластиктан һәм алюминийдан булган тышкы панельләрне киләчәктә аерым-аерым да алыштырырга була, бу төзекләндерү эшләрен киләчәктә шактыйга арзанайтачак. Трамвай тулысынча үзебездә җитештерелгән детальләрдән җыелган, аның бәясе башка төрләргә караганда якынча 25 процентка арзанрак.

Трамвай йөртүче Асия Гәйнетдинова вагонның тизлек җыю рәвешенең шул дәрәҗәдә яхшы итеп эшләнелгән булуын билгеләп үтте. «Тизлек сизелми диярлек. Машина йөртүче өчен шулай ук шартлар булдырылган: уңай урнаштырылган җайланмалар, җылытыла торган көзгеләр һәм искиткеч яхшы күренеш», – ди ул.

Яңа вагон 7 нче маршрут буенча йөриячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре