Шул ук вакытта Казанда фатирның уртача бәясе, киресенчә, 0,6 процентка арткан һәм 12 746 056 сумга җиткән. Бу тәкъдим структурасының үзгәрүе белән бәйле – сатуда арзанлы лотлар азайган.
Квадрат метрның абсолют бәясе буенча Казан илнең 70 зур шәһәре арасында 4 нче урынны алып тора, Мәскәүдән (475 478 сум/кв.м), Сочидан (423 461 сум) һәм Санкт-Петербургтан (303 231 сум) калыша. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсе 225 879 сум/кв.м күрсәткече белән – алтынчы урында, ә Казан Түбән Новгородтан (209 501 сум) һәм Владивостоктан (204 620 сум) алда бара.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, күчемсез милек базарында ихтыяҗ югары түгел, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез