9 ай эчендә Казанга 112 табиб килгән, әмма терапевтларга, педиатрларга, акушер-гинекологларга, неврологларга һәм офтальмологларга ихтыяҗ саклана. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XI сессиясендә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләде.
Аның сүзләренчә, белгечләрне эшкә җәлеп итү өчен төрле кызыксындыру чаралары гамәлдә. Хәзер табибларга «Земский доктор» (1-1,5 млн сум) һәм «Земский фельдшер» (500-750 мең сум) программалары буенча ярдәм тәкъдим ителә. Төбәк дәрәҗәсендә башка илләрдән һәм төбәкләрдән килгән табибларга 1әр млн акча бүлеп бирелә, шулай ук 800 мең сумлык грант һәм социаль ипотека буенча квота бар. Әхмәдиев табибларга өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итте. Монда сүз торак арендасын компенсацияләү, грантлар, техник җиһазланышны яхшырту, күптөрле хисаплар санын киметү һәм уңайлы эш урыннары булдыру турында бара.
Моннан тыш сессия эшендә киләсе елда Казанда 4 нче бала тудыру йорты кабат эшли башлаячагы да билгеле булды. Аны төзекләндерүдән соң 30 августка ачарга ниятлиләр. Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сүзләренчә, бүген бала тудыру йорты эшен яңарту бик кирәк. Чөнки Казан халкының саны арту ягында.
– Республика башкаласы актив үсә. Казанны яшьләр сайлый. Ә алар биредә гаилә корып калачагы көн кебек ачык. Шуңа да бала тудыру йортлары җитәрлек булырга тиеш, – диде министр.
Казанның 4 нче бала тудыру йортын 2024 елның февралендә планлы ремонт һәм дезинфекция өчен япкан булалар. Йөкле һәм бала табучы хатыннарны, яңа туган балаларны вакытлыча Казанның башка медицина учреждениеләренә күчергәннәр. Быел Татарстанда яңа туган балалар саны 33,6 мең җитәр дигән өмет бар. Ә 2030 елга күрсәткечне 34,4 меңгә кадәр җиткерергә телиләр.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов исә сессиядәге чыгышында медицина кварталын булдыру проектына тукталды. Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, бу проектны хуплады. Ул Татарстан шәһәрләрен үстерү институты белән берлектә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Айрат Фәррахов сүзләренчә, хәзер булачак кварталның архитектура концепциясен эшләү бара. Алга-мастер-план проектлау, җәяүлеләр маршрутлары һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру күз уңында тотыла.
– Без Казан медицина мәктәбе мирасын саклап калачакбыз, шул ук вакытта табиблар, галимнәр, студентлар һәм барлык Казан халкы өчен уңайлы мохит булдырачакбыз, – дип ассызыклады Айрат Фәррахов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез