Хәзерге вакытта күл янында җәяүлеләр өчен ял итеп йөрү юллары ясала. Бульварны төзекләндерүнең дүртенче чираты кысаларындагы эшләрне август ахырына тәмамларга ниятлиләр. Шул рәвешле моңа кадәр бушлык булган урында өч елга сузылган «Ярдәм» бульвары төзелеше тәмамлана.
Күлгә суның чисталыгын саклый торган 10 төрдәге 1,3 мең үсемлек утыртылачак. Биредә камыш, сазлыкта үсә торган ирис, тал, миләш, тирәк, өрәңге кебек куак-агачларны, сулыкка үзгә бер ямь биреп тора торган төнбоекларны күреп булачак. Әлеге үсемлекләр суны чистарту вазифасын үти – алар пычрата торган матдәләрне үзенә сеңдереп, суны сафландырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта төнбоеклар сулыкның табигый матурлыгын тәэмин итүче үсемлекләрдән санала.
Узган ел утыртылган кайбер үсемлекләр уңышлы гына кыш чыккан һәм суда матур гына үсеп киткән. Су лаләләре әлеге киңлекне аеруча үз иткән: алар яңа үсентеләр чыгарган.
Паркка 170 агач – тал, өрәңге, тирәк, каен, алмагачлар, шулай ук 2,8 мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утыртырга җыеналар.
Шарсыман тал белән бизәлгән ясалма утрау күлнең төп бизәге булып тора. Суны чистарту эшләре белән бергә янәшәдәге территория төзекләндерелә. Эшләр җирле халык белән алты тапкыр оештырылган очрашуларда яңгыраган фикерләргә нигезләнеп алып барыла.
Яр буенда күзәтү мәйданчыклары булган 200 метрга якын агач түшәмә җәелә. Суга төшеп китү куркынычын булдырмый калу максатыннан күл махсус җайланма белән уратып алыначак. Проект нигезендә биредә 23 ут баганасы һәм 150 ләп яктырткыч җайланма куелачак. Күл тирәсендә аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен боҗра сыман уңайлы веломаршрут төзелә. Күл буенда челтер-челтер аккан су тавышын ишетергә мөмкин булачак. Әлеге гамәл ишетү сәләте начар булган кешеләр өчен махсус эшләнә.
Хәзерге вакытта объектта пирс корылмаларын җыю, инженерык челтәрләрен сузу эшләре алып барыла. Паркта төзекләндерү эшләре август ахырына тәмамланачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazandagy-yardam-bulvaryndagy-kul-yanyna-4-men-usemlek-utyrtyla-5927018
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез