Россия Федерациясе Президентының кабул итү офисында яшь төбәкчеләр ярышты. Ел саен үткәрелә торган бу бәйге Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сараеның патриотик эшләр бүлеге җитәкчесе Равилә Хадыева инициативасы белән оештырылды.
Аны әзерләү, үткәрү эшләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Казанның мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татарлар конгрессының төбәкчеләр эшләре буенча комитеты, “Татар төбәкчеләре җәмгыяте” оешмасы һәм Абдулла Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сарае катнашты.
 Бәйгегә Казан шәһәреннән 10 мәктәп һәм гимназия килгән иде.

 Чараны ачу тантанасында балалар иҗаты сараеның бүлек мөдире Р. Закирова бәйгенең бурычлары һәм шартлары турында аңлатты. Профессор Альберт Борһанов Татарстандагы һәм Россиянең башка регионнарындагы төбәкчеләрнең эш юнәлешләре белән таныштырды. Төбәкне өйрәнүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген әйтеп китте.
Чыгыш ясаганда һәр команда үзләренең эмблемалары, командалары, мәктәпләре турында сөйләде һәм техник биремнәрне үтәде. Аларга борынгы архитектура корылмалары, Казанда яшәгән һәм эшләгән күренекле кешеләр турында өйрәнергә кушылган иде. Аерым алганда, Казан университеты, мәчетләр, таш һәм агач утарлар, даруханәләр һәм шәһәр урамнары турында иде бу сораулар. Шулай ук татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов, химия галиме Алексей Арбузов, фашистларга каршы батырларча көрәшкән Абдулла Алишның яшәгән һәм эшләгән урыннары күрсәтелде. Бәйгедә катнашучылар үзләре бөек рус язучысы Лев Толстой, сәүдәгәр һәм меценат Ибраһим Юнусов турында сөйләделәр. Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр эшләре буенча комитеты җиңүчеләрне, шулай ук төбәкләр буенча фәнни эшләрдә актив катнашучыларны китаплар белән бүләкләде. Призлы урын алучылар үз номинацияләре буенча грамоталарга да лаек булдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез