Казанда 47 яшьлек хатын-кыз инвестиция белән акча эшләү ниятеннән берничә миллион сум акчасын мошенникларга күчергән.
Ул, интернет челтәре аша өстәмә керем алырга хыялланып, ниндидер бер брокерлык счетына 5,5 миллион сумнан артыграк акчасын күчергән. Мошенниклар акчаны кулга төшергәннән соң юк булган. Хатын-кыз барлык саклык акчасын һәм кредит акчасын аферистларга күчергән.
Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үтелгәнчә, мошенниклар, чын күңелдән аңа кереме артуын теләгән изге күңелле кешеләр “кыяфәте чыгарып”, 12 төрле номердан шалтыраткан. Әлеге факт буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү Казанның Идел буе районы прокуратурасы контролендә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез