Ике ир туган бер ир-атны фатирларына алып кайтып кыйнаганнар һәм аны шунда бикләп киткәннәр.
Казанда бер ир законсыз рәвештә кешене ирегеннән мәхрүм иткән өчен хөкем ителәчәк. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Тикшерү фаразы буенча, 2022 елда гаепләнүченең абыйсы хатынының уртак танышы белән хыянәт итүен белә. Көнчелек аркасында ир-ат зыян күрүчене урлау планын төзи.
Шул елның июнендә гаепләнүче абыйсы белән бергә корбанны фатирга алып кайталар, анда кыйнап, кылган эшен танырга мәҗбүр итәләр. Шуннан соң алар фатирдан чыгып, анда кыйналган ирне бикләп куялар. Зыян күрүче тоткыннан полиция хезмәткәрләре ярдәмендә генә чыга алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез