Казанда яшәүче берәү идарәче компания эшенә шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләр саны буенча абсолют рекордсмен булган. Татарстанның Торак инспекциясенә кергән мәгълүматларга караганда, быел гына да аңардан 120 шикаять теркәлгән.
Ә соңгы 10 елда аның мөрәҗәгатьләренең гомуми саны ике меңгә якынлашкан. Рекорд куючы Декабристлар урамындагы 129 нчы йорттагы фатир хуҗасы. Аның торак коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфатыннан даими канәгатьсезлеге күзәтчелек органнарына даими рәвештә шикаятьләреннән күренә. Активлыгы буенча икенче урыннны шулай ук Казанның Восстание урамындагы 84 нче йорттагы фатир хуҗасы били. Аннан торак инспекциясенә быел гына да 64 мөрәҗәгать кергән, ә берничә ел эчендә 700дән артып киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез