Казанда яшәүче мошенниклар корбаны булган: ул чит ил машинасын алам дип, 700 мең сумыннан мәхрүм калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полициягә 44 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән, ул чит ил машинасын сатып алырга ниятләве турында сөйләгән. Ир мессенджерда кызыклы тәкъдим тапкан һәм чатта аралаша башлаган. Үзен компания хезмәткәре дип таныштырган мошенник автомобильне чит илдән китерергә вәгъдә иткән һәм берничә атна дәвамында ир-атка машинаның төрле вариантларын җибәргән.
Ир үзенә ошаган модельне сайлаган һәм шуннан соң ялган экспедитор аңа сату-алу килешүе җибәргән. Ир-ат аңа 700 мең сумнан артык акча күчергән. Билгеләнгән вакытка машина китерелмәгән, ә сатучы белән элемтәгә чыкмый башлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез