Казанда яшәүче ир интернет аша танышып, 1 миллион сумнан артык акчасын югалкан

Казанда 33 яшьлек ир-ат, инвестицияләр белән акча эшләмәкче булып, 1 миллион сум акчасыннан коры калган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ул мессенджер аша бер туташ белән танышкан. Хатын-кыз аңа махсус кушымта аша инвестицияләр белән акча эшләргә тәкъдим иткән. Ир-ат 21-24 ноябрь аралыгында ниндидер счетка 1 миллион сумнан артыграк акча күчергән. Ә инде акчасын алмакчы булгач, туташ 13 процентлы комиссия түләүне таләп иткән. Ир-ат шулчак мошенниклар корбанына әйләненүен аңлап, полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре