Казанда яшәүче икътисадчы Олеся Ермоленко хәзер могҗизага ышана. Ул «Русское лото» лотереясына 1 миллион сум откан. Җиңүчегә бәхетле билетны ире бүләк иткән.
- Ирем лотереяларда төрле суммалар ота. Әмма моңа кадәр иң күбе 30 меңгә генә якын иде, - ди Олеся.
Миллион отуы турында гаилә кинога барганда белә.
- Кинога барган арада, интернетта уйнату нәтиҗәләрен тикшерергә булдык. Телефонны миңа борганда иремнең күзләрен күрсәгез: «Кара, мин сиңа нинди бүләк ясадым!» ,- дип сөенече белән уртаклаша Олеся. - Яраткан иремнән мондый сюрприз алуыма мин бик шат.
Ермоленколарның өч балалары бар. Хәзерге вакытта Олеся өйдә бала тәрбияләү һәм йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль. Откан акчаларның бер өлешен хатын-кыз балаларга бүләкләргә, ә калганын төрле чыгымнарга тотарга җыена.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез