Газетага язылу

Казанда яшәүче тыл ветеранына 100 яшь тулган

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлсем Хәсәнҗановага 18 октябрьдә 100 яшь тулган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гөлсем Гыйләҗетдин кызы 1926 елның 18 октябрендә Апас районының Шәмәк авылында туа. Авыл мәктәбенең биш сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башында әти-әнисе белән Волгоградта яши. Яшь кызга авыр тормыш юлы үтәргә туры килә: ул фронт өчен утын әзерләүдә хезмәт итә һәм окоплар казуда катнаша», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Сугыш азагында Гөлсем Гыйләҗетдин кызы Казанга күчеп килә һәм Киров исемендәге СК заводына урнаша. Бу предприятиедә Хәсәнҗанова пенсиягә кадәр эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре