Полиция мәгълүматлары буенча, 33 яшьлек хатын-кызга кәрәзле элемтә операторы исеменнән явыз ниятле затлар шалтыраткан һәм сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр иткән. Шартнамәне озайту өчен җинаятьчеләр паспорт мәгълүматларын һәм аерым шәхси счетның иминият номерын сораган. Әлеге ханым үзенең шәхси мәгълүматларын әйткәннән соң, дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына зыян килгәнен сизеп алган.
Шуннан соң зыян күрүченең номерына банк «вәкилләре» шалтырата башлый. Алар хатын-кызны мошенниклар аның мәгълүматларын үзләштергәннәр һәм билгесез затка ышаныч кәгазе рәсмиләштергәннәр дип ышандыра башлыйлар. Материаль чараларны саклап калу сылтавы белән, ханымны акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә күндерәләр. Ул шул ук көнне якындагы банкоматка барып, билгесез счетка ярты миллионга якын акча салып кайта.
Соңрак хатын-кыз алдакчылар белән аралашканын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 нчы «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте шәһәр халкын уяу булырга чакыра һәм кәрәзле элемтә хезмәтләре шартнамәләренең вакыты чикләнмәвен һәм озайтуга мохтаҗ түгеллеген искәртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез