Ике сәүдә үзәге парковкасында күчмә аппарат эшли.
Казанда яшәүчеләр флюорография тикшеренүен бушлай узарга мөмкин. Күчмә аппарат 23 марттан – Җиңү проспектындагы (141 нче йорт) сәүдә үзәге парковкасында һәм бүгеннән – Ибраһимов урамындагы (56 нчы йорт) парковкада 11:00дән 16:00 сәгатькәчә эшли. Флюорография узу өчен паспорт һәм медицина иминиятләштерүе полисы кирәк.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе искә төшереп үткәнчә, 15 яшьтән узган кешеләр елына бер тапкыр шушы тикшеренүне узарга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез