Казанда яшәүчеләр иртән һәм кичен Венераны күрә алачак

Казанда яшәүчеләр 17-25 март аралыгында иртән һәм кичен Венера планетасын күрә алачак. Сигез елга бер тапкыр була торган күренеш бу. “РИА Новости”, Новосибирск дәүләт университетының “Вега” обсерваториясе мөдире Әлфия Нестеренко сүзләренә таянып, шул хакта яза.

Венера – күк йөзендәге иң әйбәт күренә торган, иң якты планеталарның берсе. Кешеләр аны кайчандыр Иртәнге һәм Кичке йолдыз дип йөрткән, чөнки билгеле бер вакыт аралыкларында әлеге планетаны иртән дә. Кичен дә күрергә мөмкин.

Әлфия Нестеренко сүзләренә караганда, быел 17-25 мартта Венераны иртән һәм кичен Мәскәүдә, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Новосибирск һәм Красноярск шәһәрләрендә күрү мөмкинлеге пәйда булачак. Планета Җир белән Кояш арасында урнашканда шундый күренеш барлыкка килә икән. Белгеч аңлатып үткәнчә, Венера орбитасының нык авышуы һәм аның Җиргә якынлашуына бәйле бу.
Нестеренко сүзләренә караганда, Венераны көнбатышта кичен Кояш баегач ук һәм көнчыгышта иртән Кояш чыгар алдыннан күрергә мөмкин. Мондый хәл сигез елга бер тапкыр кабатлана. Ә инде 25 марттан соң планетаны иртән генә күреп булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре