Казанда яшәүчеләр сәламәтлекләре начараюның сәбәпләрен атаганнар

Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге сәламәтлеге начараюны ашау, ял итү һәм йокы режимы бозылуга бәйли. SuperJob хезмәте уздырган сораштыруда катнашучыларның 34 проценты әнә шулай дип җавап кайтарган.

Моннан тыш, физик һәм психологик яктан ару (31%), аз хәрәкәтләнү (25%) һәм медицина хезмәтенең сыйфатсыз булуын (24%) телгә алучылар бар. Сораштыруда катнашучыларның 20 проценты сәламәтлеккә бәйле проблемаларын әйләнә-тирә пычранудан, 15 проценты начар гадәтләрдән күрә. Шул ук вакытта артык күп эшләп ару, хәрәкәт җитмәү һәм табигать пычранудан хатын-кызлар күбрәк зарлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре