Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Халыкны яшеренү урыннарына төшүләрен сорыйлар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында урнаштырылды.
Моңа кадәр Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүчеләрне яшеренергә кушылган иде
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә 22.15 сәгатьтән Мәскәү вакыты белән «пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез