Казанда яшәүчеләрнең 14 февральгә бүләккә күпме акча тотарга ниятләвен ачыклаганнар

Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге Изге Валентин көнендә кемгәдер нәрсәдер бүләк итәргә җыенмый. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Татарстан башкаласында яшәүче һәр тугыз кешенең берсе – иренә (хатынына), 3 проценты – сөеклесенә, 1әр проценты – балалары, дус-ишләре, туганнары, әти-әниләренә нәрсәдер бүләк итәргә җыена.

Шул ук вакытта бүләк сатып алу өчен ир-атлар хатын-кызларга карата күбрәк акча тотмакчы. Казанда ирләр хатыннарына бүләккә дип уртача 3,5 мең сум әзерләп куйган. Ә хатыннар – 2,5 мең. Никахлашмаган гашыйкларга килгәндә, ир-атлар уртача 3,7 мең, хатын-кызлар – 2,5 мең сум тотарга ниятли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре