Бүген Казанда Бөтенроссия Яшьләр көне узачак. Шул уңайдан шәһәрдә транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу хакта Казан дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Иртәнге сәгать 6:00дан кичке 22:00гә кадәр Подлужная урамының «Миллениум» күпереннән Толстой урамына кадәрге өлешендә, шулай ук Вишневский урамыннан төшү юлларында транспорт хәрәкәте һәм автомобильләрне кую тыела. Әлеге чикләүләр Казан Башкарма комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелгән.
Моннан тыш, көннең икенче яртысында – 15:00тән 22:00гә кадәр – кирәк булган очракта «Миллениум» күпере буенча Фатыйх Әмирхан урамыннан Вишневский урамына кадәрге өлештә җәяүлеләр хәрәкәте дә вакытлыча чикләнергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучылардан игътибарлы булуларын, юл билгеләре һәм юл хәрәкәтен көйләүчеләр күрсәтмәләренә буйсынуларын сорый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез