Газетага язылу

Казанда яшүсмерне наркотик «закладка»лары ясарга җәлеп иткән ир-атны суд хөкем итәчәк

Казанда 41 яшьлек ир-атны наркотиклар таратуга 17 яшьлек яшүсмерне җәлеп итүдә гаепләп судка җибәрделәр.

Тикшерү версиясе буенча, 2026 елның февралендә гаепләнүче яшерен урыннарга урнаштыру өчен 16 грамм наркотик матдә алган, әмма бу эшне балигъ булмаган танышына йөкләгән.

Яшүсмерне «закладка» урнаштырган вакытта тоткарлыйлар. Соңрак суд аңа 4 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Оештыручыга карата берничә җинаять маддәсе буенча, шул исәптән балигъ булмаган затны аеруча авыр җинаятькә җәлеп итү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ул сак астына алынган, хәзер эш судка тапшырылган.

Тикшерү комитетында искәртүләренчә, «җиңел акча» вәгъдә иткән мондый тәкъдимнәр җитди җаваплылыкка китерергә мөмкин, шул исәптән балигъ булмаганнар өчен дә иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре