Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2025 елның октябрендә үсмер интернет аша 27 граммнан артык авырлыктагы наркотиклар яшерелгән урын турында мәгълүмат алган. Аның бурычы – бу наркотикларны төрле урыннарга яшереп кую, шул рәвешле сатып алучылар табарлык итү. Моның өчен аңа акча вәгъдә ителгән.
Әмма 2025 елның 6 октябрендә аны Татарстан Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тоткарлаган.
Тикшерүчеләр җитәрлек дәлилләр туплаган һәм хәзер гаепләү буенча җинаять эше судның каравына җибәрелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез