Район хакимиятләрендә 10 марттан башлап язгы ташуга каршы комиссияләр әгъзаларының тәүлек буе кизү торуы оештырылачак, шулай ук идарәче компанияләр дә бу эшкә кушылырга тиеш. 11 һәм 12 мартта Казанда, су басуга әзерлекне тикшерү өчен, команда-штаб өйрәнүләре узачак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләде.
«Март уртасыннан елгаларда җиде гидропост эше оештырыла. Мартның өченче декадасында кар актив эрер дип көтелә, ай ахырына синоптиклар фаразлавынча, 8 градуска кадәр җылы булачак. Быел кыш явым-төшем саны буенча рекордлар куйды: шәһәрдә кар катламының калынлыгы урыны белән бер метрга җитә. Хәзергә коммуналь хезмәтләр шәһәр урамнарыннан һәм ишегалларыннан кар чыгаруны актив рәвештә алып бара», – диде Сергей Чанкин.
Аның сүзләренә караганда, быелгы кышта шәһәр урамнарыннан барлыгы 1 млн 200 мең тоннага якын кар чыгарылган. Быел 12,6 кв. км мәйданга су басу яный. Монда сүз Борисоглебск, Коры Елга, Савиново, Кызыл Тау, Җиләкле, Салмачы, Беренче Май, Тынычлык, Царицыно, Карьер, Вознесение, Константиновка һәм Самосырово кебек торак массивлары турында бара.
Быелгы язгы ташуга әзерлекне узган елның көзеннән үк башлаганнар. Бу вакыт эчендә Киндерле, Нокса, Вертелевка елгаларының үзәннәре, шулай ук яр буйлары һәм су өслеге чүп-чардан чистартылган. Моннан тыш, 3,5 км озынлыктагы яңгыр канализациясе челтәрен чистартуга ирешкәннәр. Авиатөзелеш районында, Кадыш һәм Зәңгәр Күл бистәләрендә 120 метр суүткәргеч торбалар ремонтланган, Ударная һәм Верхоянская урамнарында ике суүткәргеч торба алыштырылган. Идел буе районында, Салмачы бистәсендә 400 м яңгыр канализациясе челтәре төзелгән. Мәүлетов урамында 150 метр озынлыктагы коллектор яңартылган.
– Халыкны эвакуацияләү кирәк булган очракта шәһәрнең һәр районында вакытлыча урнаштыру һәм туклану пунктлары, зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен медицина учреждениеләре билгеләнде. Су басу ихтималы булган зоналарда урнашкан йортларны ирекле иминләштерү мәсьәләсе буенча гражданнар белән эш алып барыла, – диде Сергей Чанкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез