Казанда «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышы уза

Бүген Казанда «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышы узачак. Чара Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин җитәкчелегендә үтәчәк.

Совет утырышында Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытайның 6 провинциясеннән делегацияләр катнашачак. Фикер алышуның төп темалары – сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм нефть чыгару тармагы өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.

Моннан тыш, катнашучылар өчен мәдәни программа әзерләнгән. Аерым алганда, Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта булу, Казан федераль университетында югары уку йортлары ассоциациясе форумын ачу, дан мемориалына чәчәкләр салу һәм Казан Кремле буйлап экскурсия каралган.

Утырыш йомгаклары буенча ике яклы элемтәләрне ныгытачак берничә төбәкара килешү имзаланыр дип көтелә.

«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу максатларында төзелде. Беренче утырыш – 2016 елда Ульяновск шәһәрендә, икенчесе – 2017 елда Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә, өченчесе 2019 елда Чебоксар шәһәрендә узды. 2023 елда дүртенче утырыш Цзянс провинциясенең Наньчан шәһәрендә узды.

«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы утырышында Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре