Казанда «Җиһангирлар марафоны»на йомгак ясалды

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә мәктәп балаларына тәгаенләнгән программа буенча оештырылган «Җиһангирлар марафоны»на йомгак ясалды.

-Бу уку елының һәр аенда башкалабыздагы мәктәпләрнең берсе космос темасына багышланган берәр чара әзерләде, - ди бу җәһәттән «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе, марафонны оештыручы Хәлил Гайнетдинов. – Бүгенге очрашу исә нигездә Җиңү көненә багышланды. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан, соңыннан космонавт булып галәмне иңләгән шәхесләребез, шул чорда илебездәге ракета-космик индустрияне барлыкка китерүчеләр турында сөйләделәр. Еллык эшләрдән күренгәнчә, космос балаларны бик кызыксындыра. Бу тема аларга тарихны яхшырак белергә, төгәл фәннәргә кызыксыну уятырга, фантазияне үстерергә, илебездәге казанышлар белән горурланырга, яңа технологияләрне белән бергә атларга, фикердәшләр белән бер командада эшләргә ярдәм итә.

Ел әйләнәсендә яшь җиһангирлар үткәргән чараларның һәрберсе беренче космонавт Юрий Гагаринның 90 еллыгы белән бәйле булды. «Җиһан һәм Ватан безне берләштерә!» дигән девиз бик зур педагогик әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә бу хәрәкәтне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, иҗтимагый-дәүләти оешмалар хуплап каршы алды, программаны тормышка ашырырга булышты. Киләсе елда җиһангирлар хәрәкәтенә тагын да күбрәк Татарстан мәктәпләре кушылыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре