2016 һәм 2020 елларда туган ике баланы хастаханәгә китергәннәр. ТР Торак инспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, тәрәзәләр ябык килеш газ белән су җылыту җиһазы эшләгән вакытта аларның хәле начарайган.
Әлеге хәл Назарбаев урамындагы 68нче йортта булган. Бу йортта җиһазга көзге техник хезмәт күрсәтү вакытында башкарылган. Фатирда герметик стеклопакетлар урнаштырылган, тышкы ишек шулай ук тыгыз итеп ябыла, бу исә һава циркуляциясенә йогынты ясарга мөмкин.
Шуңа охшаш хәл Чехов урамындагы 4А йортында да ачыкланган, анда газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылган. Биредә техник хезмәт күрсәтү узган елның 12 декабрендә үткәрелгән.
Торак инспекциясе әлеге хәлләрнең сәбәбен ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез