Бүген Казанда ике пассажир автобусы «куышлы уйнаганнан» соң бер-берсе бәрелешкән. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Иртән Зорге һәм Фучик урамнары чатына җитәрәк ике пассажир автобусы бәрелешкән. Алар икесе дә бер юнәлештә хәрәкәт иткән, автобусларның берсе икенчесенең артына килеп бәрелгән.
Авариянең шаһитлары фаразлавынча, автобус йөртүчеләр «куышлы уйнарга» теләгәндер, мөгаен. Аларның сүзләренчә, авариядә пассажирлар да, автобус йөртүчеләр дә зыян күрмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез