Казанда икенчел базарда торак бәясе 10,3 процентка арткан

Бер ел эчендә Казанда икенчел базарда торак бәясе 10,3 процентка кыйммәтләнгән. “Мир квартир” порталы мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында кулланылышта булган фатир уртача 8,9 миллион сумга төшә. Узган елның октябре белән чагыштырганда, бу – 10,3 процентка күбрәк. 1 квадрат метр торак мәйданы, уртача, 188 мең сум тора.

Россия буенча саннарга килгәндә, торак бигрәк тә Курскида (38,5 процентка), Ижевск (19,6%), Пермь (15,8%), Вологда (14%) һәм Оренбургта (13,4%) кыйммәтләнгән. Ә инде икенчел базарда фатир бәясе кимү Ленинград өлкәсендә (5,8 процентка), Мәскәү өлкәсендә (5,4%), Ростов-Дон (4,8%), Новокузнецк (4,1%) һәм Мурманскида (2,7%) күзәтелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре