Газетага язылу

Казанда икенчел базардагы фатирлар бер ел эчендә 16,5 процентка кыйммәтләнгән

Казанда сентябрь аенда кулланылыштагы йортларда фатир бәясе уртача 10,6 миллион сум тәшкил иткән.

Бу күрсәткеч бер ел эчендә 16,5 процентка арткан. “Циан” баш белгече Алексей Попов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, торакның бер квадрат метры  бәясе уртача 230 мең сумга төшә. Шул ук вакытта икенчел базардан фатир сайлап алу мөмкинлеге кимегән. Сентябрь аенда Татарстан башкаласында 3 меңгә якын торак сатуга чыгарылган. Узган елның шушы ук аендагыга караганда 28,6 процентка кимрәк күрсәткеч бу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре