Газетага язылу

Казанда икенчел торак бәясе 12 процентка арткан

Татарстан бер ел эчендә икенчел торакка бәяләрнең сизелерлек арткан Россия төбәкләре унлыгына кергән.

Казанда икенчел базардагы фатирларның бәяләре 12%ка кыйммәтләнгән.

Бер ел эчендә Россиянең иң эре шәһәрләрендә икенчел торакка бәяләр 10-20% ка арткан. Иң күп бәя күтәрелү Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Волгоград, Воронеж һәм Екатеринбургта күзәтелә. Бу күрсәткеч буенча төбәкләр унлыгына Татарстан да керә, Казанда бәяләр 12% ка арткан.

Авито күчемсез милек мәгълүматлары буенча, 2026 елның августында Россиядә икенчел торак базарында 139,2 мең сату-алу килешүен теркәгәннәр — ел башыннан аларның саны 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21% ка югарырак булган.

Августта килешүләр саны буенча Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе һәм Краснодар крае алдынгылар рөтендә. Татарстанда еллык динамика шулай ук сизелерлек үзгәргән: теркәлгән сату-алу килешүләре саны 25%ка артып, 3,9 меңгә җиткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре